Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Прокуратура Яшел Үзәндә биектән сикерү мәйданчыгын ябуны таләп итте

Прокуратура массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан Яшел Үзәндәге биеклеккә сикерү буенча видеоязмалар буенча тикшерү уздырды.

Бу хакта ТР прокурорының ММЧ белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов хәбәр итте.

Күзәтчелек чаралары барышында Яшел Үзән районы территориясендә, махсус беркетмәләр кулланып, биек сәнәгать торбасыннан сикерү мәйданчыгы оештырылуы ачыкланды. Шул ук вакытта, әлеге объектны куллануга хокук рәсмиләштерелмәгән, экстремаль күңел ачу иминлеге билгеләнгән тәртиптә расланмаган, бу күңел ачуда катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы тудырган.

Альпинистик бауларда сәнәгать торбасыннан сикерү социаль челтәрләренең берсендә "Роупджампинг" интернет-төркемендә түләүле тәкъдим ителгән. Тикшерү нәтиҗәсендә, аның оештыручысы Яр Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-егет булуы ачыкланган.

Шулар нигезендә, Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы, аттракционны эксплуатацияләү эшчәнлеген тыю турындагы дәгъва гаризасын судка юллаган.

Прокуратура таләбе буенча, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан мәйданчыкта чит затларның керүе тыела. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә сикерү оештыручының интернет-ресурсына керү мөмкинлеген ябу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев