Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Прокуратура Азнакай балалар бакчасында балаларны мәсхәрәләү турындагы мәгълүматны тикшерә

Прокуратура Азнакайдагы балалар бакчаларының берсендә тәрбиячеләрнең балаларны мәсхәрәләвен тикшерә, дип хәбәр итте «Татар-информ» га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Кадрларда тәрбиячеләрнең үзләрен сабыйлары белән тупас тотулары күренеп тора – аларны этәрәләр, кычкыралар, җәзалап, бикләп куялар.

-"Азнакай шәһәр прокуратурасы балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген профилактикалау системасы органнары белгечләрен җәлеп итеп, мәгълүматны тикшерүне оештырды. Күзәтчелек ведомствосы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшенә бәя бирәчәк һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча гаепле вазифаи затларның җаваплылыгы турындагы мәсьәлә куелачак», – дип аңлатты Галиев.

@tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев