Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Прокатка алынганны саткан

Яшел Үзәндә яшәүче 54 яшьлек ир акча табу юлын бик оста уйлап чыгарган. Прокатка алган товарын арзан бәягә сатып җибәргән. 

Прокурор ярдәмчесе Татьяна Николаева аңлатуынча, бу ир кеше акча мәсьәләсендә бик аптырап тормаган. Прокат пунктына барып, үзенең паспорты буенча 6 мең һәм 7 мең сумлык ике велосипед алган. Берүзенә ике велосипед бит әле. Һәм шул ук көнне сатып та җибәргән. Исерек булган чөнки. Бу хилафлыкны шул аның  исерек­легенә, аракыга сылтасаң гына инде. Ул алты меңлекне 3 мең сумга, җиде меңлеген 2 мең сумга биргән. Нәтиҗәдә шәхси эшмәкәргә 13 мең сумлык зыян китергән.  Аптыраш, прокат товары белән ни эшләсәң дә була дип уйладымы икән инде бу ир.
Ир гаебен таныган һәм аны кулга алганнар. Ә эшен прокурорлар шәһәр судына җибәргән.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X