Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Прогресс – табигать законы

Һәр яшел үзәнлене эш урынына һәм өйгә, поликлиника яки мәктәпкә, азык-төлек базарына, йә булмаса поездга вакытында алып барып җиткерү өчен иртә таңнан торып, төнгә кадәр эшләү – Яшел Үзән пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәренең бурычы. Мактаулы юбилей көннәрендә, күңел бәйрәм сорый.

Әйләнә вакыт, әйләнә, мизгел булып агыла... Зур бәйрәмнәрне гадәти көннәр алмаштыра. Илдә юлбашчылар, сәяси строй, тормыш шартлары алмашынган кебек, Яшел Үзән  пассажир автотранспорт  предприятиесендә техника, эш рәвеше,  кешеләр алмашынды. Декабрьдә  Яшел Үзән ПАТПсы директоры булып Рамил Садыков эшли башлауга да биш ел тула. Бүген, бишъеллыкка нәтиҗәләр ясаганда,  предприятиенең биш казанышын күрсәтәсе килә:

1 Без яшәрәбез һәм үзгәрәбез

Йөртүче  һөнәре  иң нык таләп ителгән профессияләр арасында  үзенең лаеклы урынын били. Ә менә «Д» категориясен алу  бик җиңелләрдән түгел, чөнки мондый бәхет шактый кыйммәт тора. Кадрларны үзләренә әзерләргә кирәклекне аңлап,  пассажир автотранспорт предприятиесе үз базасында түләүсез укыту өчен стажерлар  төркеме  тупларга карар кылды. Шунысы да куанычлы,  укырга теләүчеләр арасында әтиләре сукмагыннан атлаучылар да бар. Аларның әти-әниләре бүгенге көнгә кадәр  предприятиедә хезмәт итә һәм хәзер алар  династия булып эшләячәк. Андыйлар саны шактый.
Компания өчен аерым  вакыйга:  шәһәр тарихында  беренче тапкыр  автобус руленә хатын-кызлар утырды. Бүген 2нче  маршрутта кешелекнең ике  гүзәл заты олы НефАЗ белән  җиңел генә идарә итә.

2 Чөнки без пилотлар

Түләү ысулыннан һәм пассажирлар категориясеннән чыгып йөрү бәясен дифференциацияләү ысулы кертелде һәм бу җәмәгать транспортында  акчасыз түләүне киң кулланырга мөмкинлек бирә. Йөрүгә акчасыз түләү системасы – бу пассажирлар өчен табышлы гына түгел (карта белән арзанрак), ә уңайлы да (кесәдәге вак акчадан коткара).

2016 елның октябрендә «ТРда яшәүче картасы» проекты гамәлгә кертелде. Безнең предприятие базасында акчасыз түләү сервисы гамәлгә ашырыла,  аерым алганда, әлеге карта буенча  транспорт кушымтасы  һәм  йөргән өчен банк картасы яисә Pay Pass технологиясе кертелгән җайланма  белән түләү мөмкинлеге бирелә.

3 Прогресс -  табигать законы

Массакүләм мәгълүмат чараларында  еш кына  Россия автопромының  газ ягулыгына күчүе турында  прогрессив һәм инновацион  процесс буларак сөйлиләр. Шунысы куандыра: безнең  транспорт компаниясе  рес­публикада  беренчеләрдән булып,  автобус паркын яңарту кысаларында экологик ягулыкта эшләүче күп сыйдырышлы 20 автобус һәм 19 ПАЗ сатып алды.

Бу  транспорт чаралары уңайлы булу өстенә әле  әйләнә-тирәнең  чисталыгын да саклый. Яңа НефАЗлар  физик мөмкинлеге чикле кешеләр дә йөри алсын өчен  тулысынча ярак­лаштырылган.

4 Вакыт белән бергә
Вакыт үзгәрә, безнең шәһәр үсә һәм киңәя. Иң беренче чиратта,   яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен һәм көн чынбарлыгын исәпкә алып, Яшел Үзән ПАТПсы  җитәкчелеге тарафыннан 12 кеше сыешлы «газелькалар»дан баш тарту буенча принципаль карар чыгарылды, шул ук вакытта иминлек ягыннан да алар алмашка килгән ПАЗиклардан һәм IVECOлардан калыша.

Предприятиенең үзенә ул икътисади яктан табышлы булмаса да, пик сәгатьләрендә – әйе, зур машиналар тиз тула, әмма безнең һәркайсыбыз пик вакытының  бер генә сәгать булуын аңлый (иртән һәм кич), калган вакытта  ПАЗиклар һава һәм берничә пар кешене генә йөртә.
5 Тәгәрмәчтәге инновация­ләр
Хәзерге заманда кешеләрнең күбесе  интернетсыз бер сәгать тә тора алмый һәм чыбыксыз WiFi элемтәсе  ярдәмендә  үзләренең портатив компьютерларын, телефоннарын  аэропортларда, рестораннарда һәм кунакханәләрдә  тоташтыра. Хәзер Яшел Үзән ПАТПсының заказ автобусларына куелган   Bus-WiFi системасы ярдәмендә  яшьләр дә, төрле яшьтәге яшел үзәнлеләр дә  эшкә, укырга, сәяхәткә барганда  үз телефоннарындагы  трафикны тотмыйча  дөнья яңалыклары белән таныша һәм төрле мессенджерларда үз хисләре белән аралаша ала.  «Пассажирлар йөртү иминлеге» проекты кысасында  автобусларга  салонны  һәм юллардагы хәлне күзәтү өчен видеокамералар һәм автомобиль видеорегистраторлары куелган.  Хулиганлык кылырга яратучыларны видеокамералар даими күзәтеп тора. Алар, әгәр дә кирәк булса,  судта пассажирларның яисә хезмәт күрсәтүче персоналның гаепле-гаепсезлеген бик тиз исбатлый ала.

Реклама хокукында

Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесенең 65 еллык юбилее (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск юбилей ЗПАТП