Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Приморьеда ике ел элек "һәлак булган" хатын-кыз терелгән

"Мәрхүм" ханым прокуратурага гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң, суд үлем турындагы актның язмасын юкка чыгара.

Прокуратура дәгъвасы буенча, “вафат булган“ хатын-кызның үлү турындагы актын Приморье суды юкка чыгарган, дип хәбәр итә PrimaMedia МА Приморье крае прокуратурасы сайтына сылтама белән.
Хәсән районында яшәүче ханым 2017 елдан 2019 елга кадәр сезонлы эшләрдә булган һәм туганнары белән элемтәне югалткан. Шул рәвешле, якыннары аны эзли башлаган.
2017 елның апрелендә Владивосток-Хабаровск автомобиль юлында Тамга авылы янында җәяүле хатын-кызны бәрдерәләр. Тикшерү барышында юл һәлакәтендә һәлак булган хатын-кыз дип югалган ханымны туганнары ялгыш таный. Шуңа бәйле рәвештә Граждан хәле актларын теркәү китабына мөрәҗәгать итүченең үлеме турында язма кертелә.
Приморье краеның Хәсән районына даими яшәү урынына әйләнеп кайткач, хатын үзенең рәсми рәвештә үлгәнен белеп ала, шуңа прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә.
Әлеге хәлләрне исәпкә алып, район прокуроры судка үлем турындагы язманы юкка чыгару турындагы гариза белән чыга. Суд карары белән дәгъва тулысынча канәгатьләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев