Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кабул итү туктатылды! Васильево медиклары массакүләм рәвештә авырый

13 июльдән Васильево район хастаханәсенең стационары пациентлар өчен ябык. Сәбәбе - эшләргә кеше юк. Бүгенге көндә Васильево үзәк хастаханәсенең 30дан артык хезмәткәре хастаханәгә киткән. Барысында да - пневмония.

- Чынлап та, пациентларны стационар дәвалануга кабул итү вакытлыча туктатылган. Якынча ике атнага. Пациентларны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә озаталар, - дип сөйләде Васильево хастаханәсенең баш табибы урынбасары Артем Андрамонов.

Билгеле булганча, авырулар дулкыны терапия бүлегеннән башланды, аннары кардиологияне япты, хирургиягә дә йогарга өлгерде, шуннан соң бүлекчәләрне вакытлыча таркаттылар. Берничә хезмәткәр Казан хастаханәләрендә авыр һәм бик авыр хәлдә ята. Калганнары амбулатор дәвалануда.

- Мин хәзер больничныйда гына түгел, үз-үземне изоляцияләдем дә. Температурасы һәм ким дигәндә симптомнары булган барлык кешеләр кебек. Ковид - 19га тестны алмадылар, бары тик табиб килде һәм "вируслы инфекция" диагнозын куябыз диде, - дип сөйләде телефоннан үз исемен сер итеп сакларга теләгән хезмәткәрнең берсе.

Өлкәннәр поликлиникасында да шундый ук хәл. Рентгенография һәм флюорография кабинеты ябылды инде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә килеп туган хәлдән хәбәрдар түгелләр, дип җавап бирделәр. Әмма сорауны ачыкларга вәгъдә иттеләр.

Ә ашыгыч ярдәмнең калган медицина хезмәткәрләре, өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары, стоматологлар штат режимында эшләүләрен дәвам итә. "Без барыбыз да исемлектә. Нинди чиратлыкта икәне генә билгесез...

Мәглүмат "Народная газета" аккаунтыннан алындыү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев