Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Президент түләүләре бирелә башлады

3тән16 яшькәчә балаларга махсус түләүләрне инде 10 миллионнан артык гаилә алган, дип хәбәр итә РИА "Новости" Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән.

22 майга кадәр пособиегә гариза биргән гражданнар матди ярдәмне 1 июньдә алды. ПФРда аңлатуларынча, түләүләргә документларны 5 көн дәвамында тикшерәләр, ә акчаларны 3 көн дәвамында күчерәләр. Шул рәвешле, әгәр гражданин 23 майдан 25 майга кадәр гариза биргән булса, ул акчаларны 2 июньдә алачак. Бүгенге көндә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге гаиләләргә гомумән алганда 146 млрд сум күчерелгән.

Элегрәк билгеле булганча, 12,5 миллионнан артык россияле балалар түләүләренә гариза биргән. Гаиләләргә махсус түләүләр коронавирус пандемиясе чорында халыкка ярдәм итү кысаларында Россия Президенты Владимир Путин указы буенча билгеләнгән. Бу яшь категориясендә балаларга бер тапкыр 10 мең сум түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев