Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Президент кулыннан - бүләк

Казанда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге педагогларның югары сыйфатлы белем бирүне тәэмин итүдәге казанышларын, аларның рес публиканың социаль һәм икътисадый хәрәкәтенә керткән өлешләрен югары бәяли. «Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм яхшы кәеф телим», – диде Татарстан Президенты республика укытучыларына.

Мәгариф тармагының алдынгы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре бирелде. Алар арасында якташыбыз, Олы Ачасыр мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Асия Габбас кызы Җамалиеваның да булуы, районыбыз өчен шатлыклы вакыйга. Аңа Рөстәм Миңнеханов Татарстан Респуб ликасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исем тапшырды.

Асия Габбас кызы Олы Ачасыр мәктәбендә 40 елдан артык балаларга белем бирә, математика дигән иң җитди фәнгә юл ача. Сабыр, кайгыртучан, укучыларны үз балалары кебек якын иткән педагог булганга, аның фәнен дә яраталар, үзен дә хөрмәт итәләр. Бүгенге көндә Асия Җамалиевада укыган егет-кызлар төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт итә. Җамалиевлар Олы Ачасырның үрнәк гаиләләрнең берсе. Рәшит абый белән Асия апа бик тә акыллы, иманлы ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген инде Рушан белән Алисә әти-әнисен оныклар белән шатландыра.

Әлбәттә инде Асия Габбас кызын шушы дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән котлыйбыз! Укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, исәнлектә яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев