Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS Яшел Үзәндә фирма көнкүреш техникасы өчен логистик үзәк төзи ⠀

Яшел Үзәндә көнкүреш техникасын төяп җибәрү, саклау һәм транспортлау өчен алдынгы технологияләр булган логистик үзәк төзелеше POZIS компаниясе базасында алып барыла ("Ростех Дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концертына керә).

Җыелма комплексның гомуми сыйдырышлылыгы 35 мең берәмлек көнкүреш техникасы тәшкил итәчәк.

Төзелеш Ростех дәүләт корпорациясе тарафыннан расланган POZIS базасында көнкүреш техникасы һәм медицина суыткыч җиһазлары җитештерүне комплекслы үстерү инвестпрограммасы кысаларында алып барыла. Җитештерү куәтләрен 40%ка арттыруны исәпкә алып, суыткыч техника әзерләү корпусларын реконструкцияләү планлаштырыла. Логистик үзәкнең гомуми мәйданы 15 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Бу предприятиегә 35 мең берәмлек көнкүреш техникасы сыйдырышлы заманча склад комплексы төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Логистик үзәкне булдыруның аерым этабы WMS - склад белән идарә итү системасын гамәлгә кертү, ул склад исәбен автоматлаштыру һәм барлык бизнес-процессларны оптимальләштерү өчен билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев