Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ПОЗиС» генераль директоры «Донор хәрәкәтенә ярдәм иткәне өчен» медаль белән бүләкләнде

Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов Федераль медицина-биология агентлыгының ведомство мактау билгесе — «Донор хәрәкәтенә ярдәм иткәне өчен» медале белән бүләкләнде.

"ПОЗИС" АҖдә донация күптән инде яхшы традициягә әверелде. Россия машина төзүчеләр берлеге эгидасы астында уза торган Донор көннәрен предприятие 2017 елдан бирле хуплый.

Бу чорда компания хезмәткәрләре ярдәмендә кан һәм плазма банкы 500 литрдан артык тулыланды, шуның белән берничә кеше гомерен саклап калырга мөмкин булды. Кан һәм аның компонентларын түләүсез тапшыру акциясенә 1200дән артык хезмәткәр кушылды.

"ПОЗиС" эшчәнлегенең мөһим аспектларының берсе - компаниянең 20 елдан артык югары сыйфатлы медицина суыткычлары һәм туңдыргычлары, шул исәптән кан, плазма һәм башка биокомпонентларны саклау өчен җитештерүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев