Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы ун тапкырга артты

Югары температура аркасында “Порт” сәүдә үзәге конструкциясе җимерелергә мөмкин.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Казанның Идел буе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге “Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыгу факты буенча җинаять эше кузгатты.

Алдан “Татар-информ” Казанда Оренбург трактындагы “Порт” сәүдә үзәгенең “Б” блогында янгын чыгуын хәбәр иткән иде.

Баштан “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 20 квадрат метрда булган, аннан берничә сәгать эчендә ун тапкырга артып , ул 200 квадрат метрга кадәр җиткән.
Гадәттән тыш хәл булган урында Казан янгын-коткару гарнизонының 319 кешесе һәм 74 берәмлек техника эшли. Коммуналь хезмәт күрсәтү машиналары оператив рәвештә су ташып тора.

Бинадан 20 хезмәткәр һәм сак хезмәтендәге кешеләр чыгарылган. Зыян күрүче юк.

Яна торган сәүдә үзәгенә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре чыкты. Күчмә лабораторияләр ярдәмендә алар экологик хәлне контрольдә тота.

“Татар-информ”га билгеле булганча, Казанның Идел буе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге “Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыгу факты буенча “ Ут яки башка куркыныч тудыру чыганаклары белән саксыз эш итү аркасында зур күләмдәге чит мөлкәтне юкка чыгару яки зарар китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев