Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полициягә видеокамералар булыша

Узган елда хокук сакчыларына, Яшел Үзәндә резонанс тудырган җинаятьләрне ачуда, видеокамералар булышкан.

2019 елда авыр җинаятьләрнең барысы да ачылган, әмма төп статистиканы саранча кебек ябырылган мошенниклар боза. 
Безнең тынычлыкны көне-төне саклаучы полицейскийлар хезмәтенең никадәр катлаулы булуын бөтен нечкәлеге белән үзләре генә белә. Алар, хәтта, ял иткәндә дә энә өстендә йөри кебек. Кайда булуларына карамастан. Ә эш аларга Яшел Үзәндә дә җитәрлек.
– 2019 елда эчке эшләр бүлегендә 2341 җинаять теркәлеп, ул 2018 елдан 485кә күбрәк булды. Ел нәтиҗәләре буенча, районда җинаятьчелек 100 мең кешегә исәпләгәндә, 1413 җинаять туры килеп, бу I категориядәге районнар арасында иң яхшы күрсәткеч һәм ТРныкыннан югарырак, – дип сөйли Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков, журналистлар белән булган очрашуда. – Җинаятьләр, урлаулар һәм мошенниклык очрак ларына бәйле рәвештә арта. Шул ук вакытта, җинаятьләрнең тикшерелеп ачылышы буенча районнар арасында уңай динамикалы бердәнбер район. 
Җитәкче сүзләренә караганда, хәзер халык арасында нинди генә очрак килеп чыкса да, мобиль телефоннан «112»не җыю бик популяр. Шалтырату автомат рәвештә полиция хезмәтенә дә килә. Ел дәвамында халыктан 45485 хәбәр алынган. Ә көненә йөздән дә артып китә. Күп вакыт аларга күзәтчелек органнары эшен дә башкарырга туры килә, чөнки халыкка полиция якынрак . Нәтиҗәдә, аларга ул мәшәкатьне бик күп тудыра. 
– Кибетләрдә, мәсәлән, иминлек хезмәтенә кагыла торган очраклар буенча чакырталар, безне төп эштән аералар, – ди Айрат Ханбиков. – 2019 елда 1005 урлау очрагы теркәлде, шуларның 311е ачылды. Ишегалларында калдырылган автомашиналардан урлаулар артып, 54тән 69га җитте. Шәһәрдә махсус тукталышлар булмау, шулай ук, видеокүзәтү камераларының азлыгы – җинаятьчелек торышында кире чагылыш таба. 2019 елда «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» программалары буенча финанслау бөтенләй булмады. Видеокүзәтү системасы, мәсәлән Казанда, Чаллыда зур үсеш алган. 
Полицейскийларга 2019 елда видеокүзәтү ярдәмендә 595 административ хокук бозу очрагын һәм 42 җинаятьне ачу мөмкин булган. 
Әмма бакчачылык җәмгыять ләрендә кылынган җинаятьләрне ачуда проблема бар. Алар, әлеге дә баягы, бакча өйләре хуҗаларының полициягә соң хәбәр итүләренә, видеокүзәтүләр һәм сак хезмәте булмауга бәйле. Фатирлардан урлауларны ачуда да проблема җитәрлек. Өч очрак әле дә чишелеш тапмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев