Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция хезмәткәрләре серголылар белән очрашты (+ФОТО)

25 июльдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе Марат Айдаров, Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков һәм шулай ук Яшел Үзән полициясенең бүлек җитәкчеләре "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе" ААҖнең хезмәт коллективы белән очрашты.

Эчке эшләр министрлыгының халык белән мондый форматта очрашуы хәзер традициягә әйләнде. Полицейскийлар яшәүчеләрне җинаятьчелек торышы белән генә таныштырып калмыйлар, ә яңа төр җинаятьләр, мошенниклыкның яңа схемалары һәм финанс иминлеге турында да сөйлиләр. Халыкка шул ук вакытта хокук саклау органнарына үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирергә мөмкинлек туа.

Серголылар белән очрашуда Марат Айдаров бу елның алты аенда үтерүләргә, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу фактларына, мөлкәт урлауларга һәм фатир басуларга бәйле җинаятьләрне уңышлы ачылышлары артуы турында сөйләде. Шулай ук террорчылык һәм экстремизмга каршы тору, социаль мошенниклык турында да әйтелде.

Яшел үзәнлеләрне ирекле халык дружиналары эше спецификасы, "Тынычлык турында закон"ның үтәлеше, ювеналь юстиция проблемалары, ЮХИДИ эше турындагы сораулар кызыксындырды.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев