Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейскийлар терактларга юл куймады

​​​​​​​25 октябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре  Яшел Үзән территориясендә  террорчылыкка каршы өйрәнүләр уздырды. Чара кысасында кеше күп була торган урыннарда шартлы терактлар ясау планлаштырылды.

Иртән “Мирный” бизнес-үзәге  территориясендә хезмәт итүче полиция хезмәткәрләре рюкзаклы ирне тоткарлап, аңардан ясалма шартлаткыч җайланма муляжы тапты.

Шулай ук үзәк базарда “Лада Приора” автомобилендә дә шартлаткыч табылып, кинологлар һәм саперлар аны зарарсызландырды. 

Шартлы диверсион-террорчылык төркемендә катнашучылар тимер юл вокзалы, “Водоканал”, Яшел Үзән икмәк комбинаты һәм подстанция территорияләренә үтеп керергә тырышты. Өйрәнүләрдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре оператив эш барышында үзләренең практик белемен арттырудан тыш, осталыкларын да күрсәтеп өлгерде. 

 

Лилиана Куликова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: