Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейскийлар лаеклы ялга кача

Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы 2012 елдан бирле, нык кимегән. Ведомство хисапларыннан күренгәнчә, 2018 елда пенсиягә чыгу өчен хезмәт стажын күтәрүдән куркып, шактый гына полиция хезмәткәрләре эштән китте, дип күрсәтә Хисап палатасы. Бу хакта rbc.ru хәбәр итә.

Әлеге ведомствода шәхси состав белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 92,6% ка кадәр кимегән. 
Моның төп сәбәбе-хезмәткәрләрнең пенсия реформасына карата борчылулары. 
Билгеләп үтелгәнчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре пенсиягә чыгу өчен хезмәт стажының артуына шикләнеп, эштән китәргә ашыккан. 
Полиция һәм Росгвардия профсоюзлары үз чиратларында, хезмәт итү вакыты җиткәннән соң, бик күпләр лаеклы ялга чыгып, гражданкада эшкә урнашырга тырыша, диләр. Чөнки полиция сафларында хезмәт итүчеләр гаять авыр шартларда эшли, күп кенә чикләүләр бар, әйтик, чит илгә чыгу ябык, төннәрен, ял көннәрендә ялсыз сафта торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев