Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейскийлар эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән законга кул куелды

Россия Президенты Владимир Путин "Полиция турындагы" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга кул куйды.

Федераль закон гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау гарантияләрен көчәйтүгә, полиция хезмәткәрләренең җинаятьләрне һәм башка хокук бозуларны кисәтү, булдырмау һәм ачу буенча практик эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән. 

Бу максатларда "Полиция турында" Федераль законга үзгәрешләр кертелә, аның нигезендә полициягә зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү турында аның якын туганына (туганына), бу хакта кыска вакытта, 24 сәгатьтән дә калмыйча, хәбәр итү бурычы йөкләнә. 
Шулай ук Федераль закон буенча, тоткарланган зат бик кыска вакытта, ләкин кулга алыну вакытыннан өч сәгатьтән дә соңга калмыйча, (әгәр башкасы билгеләнмәгән булса), бары тик полиция хезмәткәре катнашында гына бер тапкыр телефон аша сөйләшүгә хокуклы, дип билгеләнә. 
Моннан тыш, Федераль закон буенча, полиция хезмәткәре торак булмаган бина яки җир кишәрлегенә үтеп керү кирәклеге булган очракта, шул бина хуҗасына хәбәр итү бурычы каралган, ләкин үтеп керү вакытыннан алып 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев