Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейский – авыр һәм кирәкле һөнәр иясе

10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органы хезмәткәре көне уңаеннан без Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Айрат Ханбиков белән кызыклы әңгәмәбезне бирәбез.

– Айрат Равилович, полицейский һөнәреннән дә кирәкле һөнәр юк. Һәрвакыт һәм бөтен җирдә, теләсә-кайсы вакытта, теләсә-кайсы җәмгыятьтә  җәмәгать тәртибен, законнарны, гражданнарны һәм аларның мөлкәтен сакларга кирәк. Сез ничек уйлыйсыз, полицейский бүгенге көндә нинди булырга тиеш?
– Полицейский  һөнәре кебек бер генә һөнәр дә җәмгыятьтә шуның кадәр каршылыкка очрамый: хөрмәт һәм горурланудан алып нәфрәткә кадәр. Бу аңлашыла да:  без көн саен төрле кешеләр белән эшлибез, очрашабыз. Алар арасында зыян күрүчеләр дә бар, җинаятьчеләр дә. Авыр хезмәт шартлары, даими психологик стресслар, проблемалы контингент белән даими очрашулар белән бергә үзеңә кеше булып кала белергә кирәк – шушы катлаулы сорауларны  эчке эшләр органы хезмәткәрләре көн саен хәл итә.  Иң мөһиме – үз эшеңне  гадәтигә әйләндермәскә, кешеләргә нәфрәтләнмәскә, тулы көчеңне биреп эшләргә һәм чит кеше бәласенә үзеңнекенә караган кебек карарга. Мөгаен, бөтен профессиональ һәм шәхси сыйфатлар җыелмасына  ия булырга кирәк булган башка һөнәр иясе юктыр да ул.
Хокук тәртибен саклау органнарында хезмәткә килергә теләгән  кандидатларга таләп­ләр катгый. Аларның судка тартылган булмаулары, физик һәм психик яктан сәламәт булырга тиешлеге аңлашыла. Алар физик һәм психологик  әзерлеккә мәҗбүри тест тапшырудан тыш, даими рәвештә ату һәм физик әзерлек буенча нормативлар да тапшырырга тиеш.
– Полициягә яшьләр теләп киләме? Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Лилиана Славкина.

Автор фотосы.

Тулырак газетада (№81).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев