Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейскилар 82 яшьлек хатынны коткарган

27 августта Яшел Үзән ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре Васильевода янган йорттан бер хатынны коткарган. Төнге икедә ведомстводан тыш сак хезмәте пультына Юбилейная урамындагы йортта "Тревога" сигналы эшли башлау турында хәбәр килә. Өч минут эчендә барып җиткән полиция хезмәткәрләре тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырта. Алар ут ялмап алган йортның бикле...

27 августта Яшел Үзән ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре Васильевода янган йорттан бер хатынны коткарган.

Төнге икедә ведомстводан тыш сак хезмәте пультына Юбилейная урамындагы йортта "Тревога" сигналы эшли башлау турында хәбәр килә. Өч минут эчендә барып җиткән полиция хезмәткәрләре тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырта. Алар ут ялмап алган йортның бикле ишегалдына көч-хәл белән үтеп кереп, тәрәзәне шакый башлыйлар. Берни аңламаган 82 яшьлек әбине тәрәзәдән тартып чыгаралар. Шок хәлендәге карчык әйберләрен алырга дип кире янган өйгә кермәкче була, аны да тотып калалар. Килеп җиткән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре зыян күргән карчыкны дәваханәгә алып китә. Чаралар тиз күрелсә дә, йортны һәм мунчаны саклап алып калу мөмкин булмый. Бәхеткә, коткарылган хатыннан кала, өйдә башка кеше булмаган.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәткәре.

Фотода: Вакытында барып җитеп янгын сүндерүчеләрне чакырткан ведомстводан тыш сак хезмәте полицейскилары кече сержант Евгений Дмитриев, өлкән сержант Дмитрий Карпатченко, өлкән сержант Альберт Гарипов күрше йортларны уттан саклап кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев