Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Политолог: Яңартылган Конституция республикаларның тарихын һәм үзенчәлеген яклаячак

Бәширов фикеренчә, республикада сайлауга килүчеләрнең саны югары булу татарстанлыларның Төп канунда милли төбәкләр статусын ныгыту кирәклеген аңлауларын күрсәтә.

һәм тарихы яклау астында булачак. Бу хакта гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә политолог Марат Бәширов хәбәр итте.

"Конституциядә милли республикалар статусы теркәлә. Берничә ел элек без төбәкләрне унификацияләү кирәклеген ишеттек, әмма Конституция аларның статусын терки һәм аларның тарихын, мәдәниятен һәм үзенчәлеген якларга мөмкинлек бирә - бу бик мөһим", - дип билгеләде Бәширов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда сайлауга килүчеләр саны югары булу республикада яшәүчеләрнең әлеге төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлавы турында сөйли.
Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Татарстанда плебисцитта 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли. Сайлау хокукына республикада яшәүче 2,9 млн кеше ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев