Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПОЛИКЛИНИКАЛАР ЯҢАРА

Сәламәтлек үзебезнең яшәү рәвешенә дә, әлбәттә инде медицина учреждениеләре белән дә нык бәйле. Заманча биналарда һәм җиһазларда ясалган диагностика авыруларны иртә срокларда ачыклап, күпме гомерләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. Тәнебез дә, җаныбыз да яңалыкка омтыла. Ә бит, ни хикмәт, без генә түгел, биналар да туза.

Яшел Үзән районы һәм шәһәре медицина учреждениеләре дә совет заманындагыча «катып» калмаган. Алга китеш бик күп. Сәламәтлек саклау учреждениеләре төрле юллар белән ремонтлана. Аларны җирле бюджет та онытмый, республиканыкы да. Финансларның иң күбе, һичшиксез, Татарстан Республикасы казнасыннан килә. Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча амбулатор-поликлиника учреждениеләрен модернизацияләү буенча 2 еллык программа кабул ителгән. 2017 елда  шушы программа кысасында пациентлар диагностикасы сыйфатын  арттыру өчен медицина объектлары ремонтланып җиһазландырыла һәм 8 елдан артык торган җиһазлар яңаларына алмаштырыла.

Әгәр дә бу программа гамәлгә ашырылмаса, кыска гына вакыт эчендә биналарны шундый темпта торгызу мөмкин булмас иде. Шуны гына да әйтү җитә, 2012 елдан алып 2016 елга кадәр республикада 2 меңнән артык объектта 1617,4 млн сумлык эш башкарылган. Алар арасында әлбәттә ки Яшел Үзән дә бар.  Былтыр гына да республикада 42 ФАП файдалануга тапшырылып, Яшел Үзәндә алар 25 млн 446901 сумлык төзелгән, ә бу елга 2 млн сумга якын. Октябрьскийда табиб-амбулатория поликлиникасы өчен 12 млн 800 сум бирелгән.

Яшел Үзәндә район үзәк дәваханәсенең өч поликлиникасында капиталь ремонт ясау каралган: Заикин урамындагы 4нче, К.Маркс урамындагы консультатив-диагностика һәм Королев урамындагы 3нче поликлиникада.  Алар өчен 85 млн сум бүлеп бирелгән.

Шулай ук өч республика клиник  дәваханәсе филиаллары капиталь ремонт программасына кертелгән: психоневрология, туберкулезга каршы һәм тире-неврология диспансерлары.

2017 елда Яшел Үзән медицина учреждениеләрендә җиһазлар гына да 8 млн 938195 сумга ремонтланган.

Тулырак язманы газетабызның 58нче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев