Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Подписка остасы» кем булыр?

Матбугатка язылу чоры башлангач, без инде ничек тә почтальоннарыбызның күңелен күрергә тырышабыз.

«Яшел Үзән» газетасы белән укучы арасында күпер салучы иң беренче кешеләребез – алар. Һәр өйгә газета килсен өчен иң күп көчне куючылар да безнең почтальоннарыбыз.
Соңгы елларда без алар арасында «Подписка остасы» бәйгесен игълан иткән идек. Хәтерләсәгез, «Яшел Үзән»не иң күп яздыручылар акчалата бүләккә ия булды. Дуслар, бәйгене дәвам итәбез.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез әле кулыгызга «Яшел Үзән»гә язылу квитанциясен алдыгызмы? Әгәр дә өлгермәгәнсез икән, почтальоннарыгызга безнең редакция әзерләгән призны алырга ярдәм итеп, язылырга ашыгыгыз. Җитеш хат ташучыларыбызның кайсысы үз участогында, узган подписка кампаниясе белән чагыштырганда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар санын иң зур процентка арттыра, «Подписка остасы» конкурсының җиңүчесе була.

Бүләкләр өч номинация буенча биреләчәк:

  • I урын – «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәт өчен – электр самовары;
  • II урын – «Подписка лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен – затлы чәй сервизы;
  • III урын – «Тотрыклы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен – электр чәйнеге.

Бәйгегә нәтиҗә 22 гыйнварда ясалачак.

Ягез, хөрмәтле почтальоннарыбыз, һөнәри осталыгыгыз ны күрсәтегез әле! Абунәче якташларыгыз сезне ярдәменнән ташламас, күпләп безнең газетага язылыр, дип уйлыйбыз.
Бәйге турындагы кагыйдәне һәм тулырак мәгълүматны yashel-uzan.ru сайтына кереп http://yashel-uzan.ru/images/uploads/ckeditor/pdf/5f9.. аша таныша аласыз.

*Акцияне оештыручы «Татмедиа« АҖ филиалы – «Яшел Үзән» газетасы редакциясе. Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев