Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Подписка остасы» җиңүчеләре ачыкланды

Газета-журналга язылу чорында гына түгел, без һәрвакыт почтальоннарыбызга рәхмәтлебез.

Абунәчеләребезнең артуы да күп очракта аларга бәйле һәм газета белән укучы арасында күпер салучы да шушы гүзәл затларыбыз.

Берәүгә дә сер түгел, зур булмаган хезмәт хакына алар бихисап эш башкара. Зур сумкасын күтәреп күпме чакрым юл үтә, өстәмә эш буларак бирелгәнгә товарын да сата, пенсия һәм түләү кәгазьләрен дә һәр йортка җиткерә. Һәм үз эшенә тугры булганнар гына почтальон дигән горур исемне йөртә.

«Яшел Үзән»не укучыларыбызга ирештерүчеләр арасында без соңгы вакытта «Подписка остасы» дигән бәйге оештыра башладык. Җитеш хат ташучыларыбызның кайсысы үз участогында, узган подписка кампаниясе белән чагыштырганда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар санын иң зур процентка арттыра, «Подписка остасы» конкурсының җиңүчесе була, дип вәгъдә иткән идек. Һәм менә үзәк почтадан килеп ирешкән мәгълүматлар буенча өч җиңүчене атар вакыт килеп җитте.

  • I урын – «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәт өчен – электр самоварын Күгеш авыл җирлегеннән Зөмфирә Хәйруллина отты;
  • II урын – «Подписка лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен – затлы чәй сервизы Түбән Урысбага җирлегеннән Гөлгенә Ибәтуллинага бирелә;
  • III урын – «Тотрык лы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен – электр чәйнеге Акъегет авыл җирлегеннән Люция Садыйковага тапшырыла.

Котлыйбыз һәм шушы подписка вакытында тырышып эшләгән һәр почтальоныбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Земфираны котлыйбыз, беренче урыны алуы бэлэн. Бик унган, бик житеш, бик чибер безнен авыл кызы.