Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Почтадагы фаҗига: Росгвардияче почта хезмәткәре Рөстәмне атып үтергән, мәетен тураклаган

Адыгея республикасында Росгвардиянең ФГУП «Охрана» хезмәткәре «Россия Почтасы» программистын атып үтергән һәм мәетен тураклаган.

Бу хакта «База» телеграм-каналы яза. Канал мәгълүматлары буенча, 14 апрель кичендә, 33 яшьлек сакчы Сергей Бондаренко һәм почтада эшләүче 23 яшьлек Рөстәм Шовгенов арасында низаг чыга.

Сергей һәм Рөстәм Совет урамындагы бер почта бүлегендә эшләгән. Сергей почтада сакчы булса, Рөстәм программист булган. Ирләр арасында инде күптәннән конфликт була. Сергей почта бүлегендә эшләүче бөтен кеше белән дә сүзгә килә, бәйләнә, коралы белән мактана торган була. Ул бүлек җитәкчесен дә контрольдә тотарга, тикшерергә тырышкан. Берәрсе аның белән бәхәсләшә башласа, пистолеты барлыгын әйткән.

14 апрель кичендә Бондаренко көндәше белән киеренке мөнәсәбәтләрдәге бөтен сорауларга нокта куярга уйлый. Тикшерүчеләрнең фаразынча, Сергей Рөстәмнең эштән чыгып киткәнен көтеп торган, аны каршы алгач, «Макаров» табель пистолетыннан башына аткан. Рөстәм шунда ук һәлак була.

Шуннан соң Сергей почта бүлеге территориясендә үк Рөстәмнең мәетен тураклый һәм чүп контейнерына ташлый.

Рөстәмнең мәетен икенче көнне чүп-чар полигонында табалар.


Сергейны кулга алганнар, ул барысын да сөйләгән. Якын арада аның нинди срокка кулга алыначагын суд караячак.

Сорау алган вакытта Бондаренко, Рөстәмнең исерек килеш үзе янына килүен һәм пистолетны әйбәтләп карау өчен тартып алганын сөйләгән. Тик, янәсе, Сергей коралны кире алырга тырышкан һәм егеткә ялгыш аткан. Әмма, чыганаклар мәгълүматлары буенча, тикшерүчеләр, Сергей ялганлый, дип саный.

Фото: Адыгея буенча Тикшерү комитеты
Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев