Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Почтальоннар арасында подписка остасын эзлибез

2020 елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясенең иң кызган мәле, аңа йомгак ясарга ике айдан чүт кенә азрак вакыт калып бара.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез әле кулларыгызга «Яшел Үзән»гә язылу квитанциясен алдыгызмы? Әгәр дә өлгермәгәнсез икән, почтальоннарыгызга безнең редакция әзерләгән призны алырга ярдәм итеп, язылырга ашыгыгыз. Әйе, әйе, без почтальоннар арасында бәйге игълан итәбез. Җитеш хат ташучыларыбызның кайсысы үз участогында, узган подпис ка кампаниясе белән чагыштырганда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар санын иң зур процентка арттыра, «Подписка остасы» конкурсының җиңүчесе була.

Бүләкләр өч номинация 
буенча биреләчәк:
I урын– «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы 
хезмәт өчен – 5000 сум; 
II урын – «Подписка 
лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен – 3000 сум;
III урын – «Тотрыклы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен – 2000 сум.
Бәйгегә нокта подписканың соңгы көнендә куелачак. 
Ягез, хөрмәтле почтальоннарыбыз, һөнәри осталыгыгызны күрсәтегез әле! Абунәче якташларыгыз сезне ярдәменнән ташламас, күпләп безнең газетага язылыр, дип уйлыйбыз. 
Бәйге турындагы положениене һәм тулырак мәгълүматны yashel-uzan.ru сайтына кереп http://yashel-uzan.ru аша таныша аласыз.
*Акцияне оештыручы «Татмедиа« АҖ филиалы – «Яшел Үзән»-«Зеленый Дол» газетасы редакциясе.

Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X