Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пластик савыт-сабаны ничек дөрес кулланырга? Моны Роскачествода аңлаттылар

Пластиктан ясалган савыт-сабаны ничек дөрес кулланырга соң? Роскачество белгечләре бу уңайдан үз киңәшләрен бирә, «Тиешле билге булмаса, пластикны җылытмагыз.

Мондый төр пластик савытны кайнар суда юарга, эчемлекләр салынган шешәләрне туры кояш нурлары астында яки ут янында һәм эсседә калдырырга ярамый», - дип үз киңәшләрен бирә Роскачество экспертлары. 
Аларның мәгълүматларына караганда, бөтен пластик савыт та микродулкынлы мичтә җылыту өчен каралмаган, хәтта бу аның этикеткасында күрсәтелсә дә, шуңа күрә савыт-сабаның махсус маркировкасын эзләргә кирәк. 
Җылыту өчен яраклы пластик савытта бокал һәм чәнечке ясалган билге булырга тиеш, ә ПС 6 маркировкалы савыт-сабаны җылытырга, гомумән, ярамый, чөнки ул сәламәтлек өчен куркыныч. 
Моннан тыш, экспертлар бер генә тапкыр файдаланырга яраклы пластик савыт-сабаны берничә тапкыр кулланырга киңәш итми. 
Мондый савытларда күпсанлы бактерияләр тупланырга мөмкин, ди экспертлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев