Пластик белән океаннар тула
15 мартта Халыкара җәмәгатьчелек бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен билгеләде.
Быел девизы – «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш»
Экспертлар 2040 елга дөнья сәясәте океанында кардиналь чаралар күрелмәсә, пластик өч тапкыр артачак, дип белдерә. Фаразлаулар буенча, 2050 елда океанда балыкка караганда пластик күбрәк булачак, чөнки ел саен ул аңа 8 миллион тоннага якын эләгә.
Полимер кушылмаларны күпләп куллану узган гасырның 50 нче елларында башлана һәм шуннан бирле арта гына бара. Хәтта иң җавап лы кулланучы да пластмассаны үз тормышыннан тулысынча алып ташлый алмый.
Пластик һәм микропластик, флора һәм фауна
Соңгы исәпләүләр буенча, ел саен океанга 4,8дән алып 12,7 миллион тоннага кадәр пластик ташлана, ә 2025 елга саннар ике тапкыр артырга мөмкин. Тик ул, шул исәптән су белән туфракка эләгеп, үстерелә торган культураларны һәм хайваннарны куркыныч астына куя.
Бөтен пластик та зарарлы түгел. Берләрен җылытырга, икенчеләрен юарга, өченчеләрендә азык-төлек сакларга ярамый. Аны ныклык өчен өстәлгән матдәләр куркыныч итә.
Пластикны кирәкле формага әверелдерү өчен күп очракта бисфенол А (ВРА) кулланыла. Ул 1891 елда рус химигы Александр Данилин лабораториясендә синтезланган. Кислота йогынтысында фенол һәм ацетон реакциясенең ахыргы продукты булып тора. Аз микъдарда бисфенол зарарлы түгел. Әмма зур күләмдә, шулай ук спирт, май, кислоталар һәм башка ирекле эфирлар кебек матдәләр тәэсирендә куркыныч булырга мөмкин.
Дөрес пластик савыт-сабаны ничек сайларга?
Азык-төлек өчен каралган плас тик савыт-сабаны сатып алыр алдыннан аңарда бокал һәм чәнечке рәсемнәрен эзләргә кирәк. Ә пластик төргәктә BPA-free билгесе булырга тиеш һәм бу бисфенол А юклыкны аңлата.
Галимнәр ел саен безнең организмга азык-төлек белән һәм һава аша 70 меңнән артык, судан тагын 90 мең пластик микрокисәкчек эләгүен ачыклаган.
Ризыкны пластик контейнерда җылытырга буламы?
Ризыкны гадәти савыт-сабада җылыту мәслихәт, чөнки температура күтәрелгәндә төрле очучы органик кушылмалар, нигездә, поливинилхлоридлар бүленеп чыга. Аның өчен термостатлы пластикны гына (анда тиешле значок булырга тиеш) файдаланырга мөмкин, әмма бу очракта да җылыту 60 градустан артмаска тиеш. Әмма җылытканда пластик кеше өчен куркынычсыз матдәләр бүлеп чыгарса да, контейнер үзе туза, микроярыклар барлык ка килә һәм микроблар туп лана. Ә суны, кояш нурлары йогынтысына дучар ителми торган шешәләргә салу яхшырак.
Дәүләтләр һәм лабораторияләр нәрсә эшли
Канада, ЕС илләре һәм Америка штатлары кайбер категориядәге азык-төлекне, шул исәптән балалар ашамлыклары өчен төргәкләрне, уенчыкларны пластиктан куллануны тыйган.
2018 елның мартында, Orb Media журналистлар оешмасы берничә зур брендның шешәгә тутырылган суында пластик кисәкләрен ачык лаганнан соң, микропластикның сәламәтлеккә йогынтысы проблемасы белән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шөгыльләнә башлаган. Сүз уңаеннан, Сиам култыгындагы Самет утравында полис тиролдан пакетлар һәм контейнерлар куллану тыела. Һәм бу, мөгаен, зур эшләрнең башы гынадыр.
Пластикка каршы инновацияләр
Пластик, хәтта, чәй пакетларында да бар. Галимнәр аны эшкәртүнең гади ысулларын уйлап табарга омтыла. Дөньяда кешеләр минутына миллион шешә җитештерә һәм куллана, шуларның яртысыннан азрагы эшкәртүгә җибәрелә. Тик Панамадан ерак түгел кечкенә утрауда бу проблеманы шешәдән йортлар төзеп хәл итәләр. Пластикны бинага әйләндерүне уйлап тапкан канадалы Робер Безу бу идеянең утрау пляжларында шешә җыеп туйганнан соң башына килүен әйтә. Тагын бер инновация – пластикны нефтькә әйләндерү. Дөньядагы бөтен нефтьнең 8% ка якыны пластмасса җитештерү өчен кулланыла, ә 2050 елга, фаразлар буенча, бу сан 20% ка кадәр артачак. Бәлки, плас тикны эшкәртүнең иң яхшы ысулы – аны кире нефтькә әйләндерүдер. Япония галимнәре шундый җайланманы ясарга өлгергән дә инде. Процесс гаҗәеп нәтиҗәле — ул бер килограмм пластиктан нибары 20 центка бер литр нефть алырга мөмкинлек бирә.
Роспотребнадзор кисәтә
– Азык-төлек өчен каралган пластикны маркировкалау аеруча мөһим, чөнки пластмасса кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, – дип аңлата «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының гомуми гигиена буенча табибы Надежда Костюк. – Әгәр дә пластикта ул юк икән, аннан файдаланмау хәерлерәк булыр.
Кайчагында пластик кайнар эчемлекләр өчен кулланыла, бу дөрес түгел, бүленеп чыккан агулы матдәләр чәй, кофе, какао белән бергә кеше организмына эләгергә мөмкин.
Азык-төлек продуктлары өчен пластикны дөрес кулланмау – ашказаны, ашказаны асты бизе, бавыр авыруларына китерә ала. Ә андый савыт-сабадан кайнар ризыкны еш куллану яман шеш барлыкка килүгә сәбәп була.
Куллану срогы чыккан пластик савытлардан файдалану да кеше организмы өчен бик куркыныч, чөнки барлык полимерлар да «картаю» үзлегенә ия.
Пластик турында
5 факт
1. Пластикның 40%ы – бер тапкыр кулланыла торган төргәкләр;
2. Пластикның 44%ы – 2000 елдан соң җитештерелгән;
3. Барлык пластикның
29 %ы – Кытайда җитештерелә;
4. Ауропада пластикның 30%ы эшкәртелә – бу дөньяда иң зур сан;
5. Ел саен 600 миллиард полиэтилен пакет җитештерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев