Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Планетаны яулап алган авыру

Соңгы гасырларның танылган һәм куркыныч авыруларының берсе – туберкулезны планетада белмәгән һәм ишетмәгән кеше юктыр.

Инфекция җәмгыятьнең бөтен катламын да зарарлап, эпидемия форматын ала.

Туберкулезны һәркем йоктыра ала. Дөрес, аны дәвалап була, иң мөһиме – белгечләргә вакытында мөрәҗәгать итү кирәк. Халык туберкулезга каршы юнәлтелгән чараларны, даими медицина тикшеренүләрен читләтеп узарга тырыша, шуңа күрә ситуациянең җитдилеген ассызыклау өчен туберкулезга каршы көрәш көне игълан ителә. 
Инфекциягә каршы көрәш көне, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) карары белән, немец микробиологы Роберт Кох туберкулез китереп чыгаручыны ачкан көнне һәр елны 24 мартта билгеләнә. 
Шушы көрәш көне уңаеннан  без берничә сорау белән «ТРда гигиена һәм эпидемио­логия үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының гомуми гигиена табибы Надежда Костюкка мөрәҗәгать иттек.   

– Надежда Александровна, быел бу көн нинди лозунг астында уздырыла?
– Быел ул «Көрәшергә вакыт җиткән» дип атала. Бу профилактика өлкәсендә дөнья лидерлары куйган бурычларны үтәргә кирәклекне аңлата. Профилактика чараларында  бөтенесе – терапевтлар, табиблар, волонтерлар, пациентлар һәм шулай ук аларның туганнары катнаша. Конференцияләр,  лекцияләр һәм фәнни семинарлар уздырыла. 

 

Фото: гп2.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X