Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пермь өлкәсендә югалган 6 яшьлек кызның мәетен тапканнар

Бу хакта perm.aif.ru хәбәр итә.

Баланың туганнары сөйләвенчә, фаҗига буласы көнне кыз көндез уенчык сатыла торган кибеттә булган. Аннары ул әти-әнисе белән туганнарына кунакка барган. Шунда баргач, кыз чупа-чупс теләвен әйткән. Әти-әнисе аңа акча биреп, кибеткә җибәргән. Кыз юлны яхшы белгән, чөнки әнисе белән берничә тапкыр анда барганы булган. Монда сүз элек уенчык сатып алган кибет турында бармый.

Чупа-чупс сатыла торган кибет белән йорт арасы 250 метр чамасы гына булуы мәгълүм. Кызның әти-әнисе бала 20 минуттан соң кайтмагач чаң суга: чөнки бу вакыт эчендә ул кайтып җитәргә тиеш була. Кызны шундук эзләү эшләренә керешәләр.

Туганнары сөйләвенчә, эзләүләр вакытында коены караганнар, анда камера да төшергәннәр. Ул вакытта анда берни дә булмаган. 14 август кичендә коены карарга кабат эт белән килгәннәр. Кое капкачын ачкач, кроссовкилар күреп алганнар, шуннан соң эт тә өреп җибәргән. Тиздән кызның гәүдәсе табылган.

Кызның туганнары сүзләренчә, кое ябылган һәм аның тирә-юнендә биек үлән үсә. Алар кое капкачын кыз ача алуында шикләнә. Ә ачкан булса да, ни өчен кое капкачының аннары ябык булуы да шик тудыра.

Кызның әнисе баланы үтереп коега ташлаганнар, дип саный. «Бала шулай куаклар янына барып, коены ачып, анда кереп ята алмый», – ди ул.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү барышын үз контроленә алды. Кызның үлү сәбәпләре суд-медицина экспертизасы тәмамланганнан соң билгеле булачак.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев