Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пентагон башлыгы: «Украина җиңелсә, НАТО Россия белән көрәшкә керер, дип уйлыйм»

Украина хәзерге конфликтта җиңелгән очракта, НАТО һәм Россия арасында хәрби бәрелеш булырга мөмкин, дигән Пентагон башлыгы Ллойд Остин вәкилләр палатасындагы тыңлауларда.

«Дөресен генә әйткәндә, Украина җиңелсә, мин чыннан да НАТО Россия белән көрәшкә керер, дип уйлыйм», – ди ул

Министр шулай ук Россия гаскәрләренең махсус операция зонасында алга баруын һәм уңышларга ирешүен бик борчулы дип саный. Бу сүзләргә Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова болай дип җавап язды:

«Бу – Россиягә турыдан-туры янаумы яки Зеленскийны яклар өчен сылтау уйлап табарга тырышумы? Икесе дә мәгънәсез. Әмма хәзер барысы да агрессорның кем икәнен күрә, бу – Вашингтон», – дип язды улТелеграмда.

Соңгы вакытта Көнбатышта НАТОның Россия белән турыдан-туры кораллы конфликты, шулай ук Украинага контингентлар җибәрү турында идеяләр ешрак яңгырый. Аерым алганда, дүшәмбе көнне Парижда, Франция Президенты Эммануэль Макрон тәкъдиме белән, Киевка ярдәм итү буенча конференция узды. Анда Европа илләренең, шул исәптән Германия, Бөекбритания, Польша, Дания һәм Нидерландларның лидерлары катнашты.

Очрашудан соң француз лидеры хәбәр иткәнчә, анда катнашучылар Украинага солдатлар җибәрү мөмкинлеген өйрәнгән, әмма килешүгә ирешмәгәннәр.

Кремль вәкиле Дмитрий Песков белдергәнчә, Көнбатыш илләре ягыннан мондый адым Россия белән НАТОның турыдан-туры хәрби бәрелешенә китерәчәк. Песков билгеләп үткәнчә, Париждагы очрашуда катнашучы илләрнең кайберләре «мондый гамәлнең потенциаль куркынычларын һәм турыдан-туры кайнар конфликтка җәлеп итүнең потенциаль куркынычын аек бәяли».

Ә Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан фикеренчә, кичекмәстән тынычлык сөйләшүләрен башларга кирәк.

«Будапештның сугышка (Украинадагы хәл) позициясен ачыкларга телим. Чөнки монда (Анатолия дипломатиясе) Европа Берлеге вәкилләре юк… Мин, монда 2 сценарий мөмкин, дип әйтергә телим: вакыт Европа Берлеге һәм Украина файдасына булганда, конфликт дәвам итә, икенче вариант – вакыт Россия файдасына. Мин икенче вариантны күрәм, шуңа күрә, минемчә, Европа Берлеге һәм Украинага кичекмәстән сөйләшүләр башларга кирәк», – дигән Орбан, Антальяда дипломатик форум кысаларында дискуссия панелендә чыгыш ясаганда.

Орбан шулай ук Украинадагы конфликтта Венгриянең бары тик үз мәнфәгатьләреннән чыгып чыгыш ясавын әйткән.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев