Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсиясе артмаган кешеләр өстәмә акча алачак

Пенсионерларның гомуми керемен яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерәчәкләр.

2019 елның 1 гыйнварыннан гомуми пенсия түләүләре артмый калган иң фәкыйрь пенсионерлар май-июнь айларында өстәмә акча алачак. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудовка сылтама ясап хәбәр итә.

Дәүләт Думасында хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты утырышында 1 гыйнвардан пенсиясе артуын сизмәгән пенсионерларның акчасын арттыруны тәэмин итә торган закон проекты хакында фикер алышканнар. Пенсиясе яшәү минимумына да җитми торган иң фәкыйрь пенсионерларның гомуми кереме яшәү минимумы дәрәҗәсендә булсын өчен, дәүләт аларга өстәмә акча түли.

«Без өстәмә акчаны май аенда түли башларга ниятлибез. Программа белән тәэмин итү системасын бик нык яңартырга кирәклеген исәпкә алсак, тагын бер срок – июнь ае. Ягъни әлеге өстәмә акча июль аена кадәр ияләренә барып җитәчәк», - дигән Андрей Пудов.

Пудов әлеге түләүләр өчен акча бар икәнлеген искәрткән.

Закон проектын беренче укылышта – 12 мартта, икенчесен – 19 мартта, өченчесен 21 мартта карарга ниятлиләр. Шул рәвешле, закон проекты Федерация Советы тарафыннан карау өчен 27 мартта әзер булачак.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия