Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсияләр «Мир» илкүләм түләү системасына күчерелә

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр «Мир» түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.

Федераль закон белән расланган «Мир» яңа түләү системасына күчү 2017 елда башланды.

Пенсияләрен банк карталары белән алучы пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр искеләрен «яңа» «МИР» картасына алмаштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа карта ясатырга гариза язарга була.

Акчаны «МИР» түләү сис темасы картасы белән алуга күчү пенсионерлар үзләре ияләшкән пенсия алу көнен үзгәртми. Пенсия күчерә торган банклар «МИР» картасын түләүсез ясый һәм бушлай хезмәт күрсәтә.

«МИР» картасын алмаштырганда пенсия күчерә торган исәп счеты үзгәргән очракта, аларга Дәүләт хезмәтләре яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша исәп-хисап счетының үзгәрүе турында гариза юлларга яисә 2020 елның 1 октябренә кадәр яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсияләрен почта, китереп тапшыру хезмәте аша алучы яисә банк счетына (сберкнижкага) күчертүче гражданнарга «МИР» картасын алырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев