Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсиягә өстәмә кемнәргә бирелә

Пенсионерларның билгеле бер категориясе пенсиягә өстәмә ала алачак.

Бу үз эшчәнлеген дәвам итүче гражданнарга кагыла. Әмма, әлеге өстәмәне аларга бары тик эштән киткәндә генә бирәчәкләр.

Әйтик, 32 мең сум күләмендә хезмәт хакы алган гражданнар 279 сум күләмендә өстәмә акчага исәп тота ала. Хезмәт хакы 20 мең сум булган кешеләрнең ул 150 сумга якын булачак.

Пенсия түләүләрен исәпләүнең яңа системасы инде биш елдан артык гамәлдә һәм пенсия коэффициентларын индивидуаль билгеләүдән гыйбарәт. Әлеге коэффициентлар Пенсия фонды керемнәренә һәм инфляциягә бәйле һәм ел саен яңадан каралырга тиеш.

Шулай итеп, фонд керемнәре арткан очракта, пенсия баллының бәясе дә арта. Элек пенсия түләүләре эш бирүче башкарган взнослар хисабына формалашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев