Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсиягә чыгу яше артты

1 гыйнвардан Россиядә пенсия системасы реформасы кысасында пенсиягә чыгу яше артты.

Әйтик, хатын-кызлар өчен ул 55тән 60 яшькә кадәр, ир-атлар өчен – 60тан 65 яшькә кадәр. 2019 һәм 2020 елларда пенсиягә чыгарга тиешле кешеләр аңа ярты ел  алданрак китә алачак. Өч балалы хатын-кызлар пенсиягә - өч елга, дүрт бала белән – дүрт елга, биш балалылар 5 елга алданрак китәләр.

Бу реформа кысасында пенсия алды яшендәгеләр өчен эшсезлек буенча  иң зур пособие 11280 сумга кадәр арта. Болардан тыш, пенсиягә алдан чыгу стажы хатын-кызларның 37 елга, ә ир-атларның 42 елга кадәр кыскара. Шулай ук пенсия реформасы кысасында депутатлар коррупционерлардан җыелган акчаны ПФРга күчерүне хуплап чыкса, Владимир Путин пенсия алды яшендәгеләрне эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы билгеләде.

1 гыйнвардан башлап пенсияләр елның беренче аенда түгел, ә икенчесеннән үк, ягъни февральдән индексацияләнә. 2024 елдан башлап пенсияләр елга ике тапкыр индексацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия пенсионная реформа ПФР многодетные мамы