Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фондын уйлап сайларга кирәк

Соңгы вакытта банкларда, иминлек компанияләрендә һәм башка урыннарда пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган төрле пенсия фондларына күчерүне тәкъдим итәләр, бер тапкыр хәтта өйгә дә килделәр, үзләрен Россия Пенсия фонды вәкилләре дип әйттеләр.

Барысының да аргументы бер - тупланган акчаны НПФга күчермисез икән, алдагы елдан дәүләт аларны алачак һәм пенсионерларның пенсиясенә кушып бирәчәк диләр. Чынлап та пенсиянең тупланма өлешен дәүләт пенсия фондыннан шәхси фондларга күчерергә кирәкме?
Газета укучы биргән сорауга Яшел Үзән Пенсия фондында түбәндәгечә итеп аңлатма бирделәр:
- Сезнең пенсия тупланмасын дәүләт үзенә алмый һәм хәзерге пенсионерларга да бирми. Пенсия тупланмаларын НПФга күчерү буенча бернинди дә таләпләр юк. Пенсияләрнең бу өлешенең кайда туп­лануына карамастан (ул ПФР һәм яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фонды булырга мөмкин) бу акча инвестицияләнә һәм сезгә пенсиягә чыккач түләнә. Бу туплана торган акчаны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү-күчермәү сезнең эш. Аны сез үзегез хәл итәргә тиеш. Кемгә күбрәк ышанасыз - шунда күчерәсез. Сайлауны имза куеп түгел, ә уйлап ясарга кирәк. Шуны да онытырга ярамый - әгәр дә сез пенсия фондын биш ел эчендә берничә тапкыр алмаштырсагыз, сезнең акча инвестиция табышын исәпләмичә генә күчерелә. Бу сезнең өчен файдалы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев