Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фонды яшел үзәнлеләрне ялган хәбәр таратучылар күбәю турында кисәтә

Социаль челтәрләрдә һәм пабликларда төрле язмалар ярдәмендә мошенниклык очраклары теркәлгән.

Алар 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләнгән түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ түләнгән суммага киметә, дип ялганлап язалар.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләр өчен федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә һәм алар гражданинның тупланма пенсиясе күләменә берничек тә йогынты ясамый. Мондый хәбәрләр - мошенниклар эше.
Яшел үзәнлеләргә барлык шикле очракларда да ПФРның контакт-үзәгенә (843) 279-27-27 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев