Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсионерларның бурычларын кичектереп торачаклар

Дәүләт Думасы пенсионерлар, шулай ук бизнес өчен бурычлар буенча түләүләрне кичектереп тору турында закон кабул иткән.

Проект нигезендә, картлык, инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча ике минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк күләмдә пенсия алучы пенсионерлар, 1 миллион сум күләмендәге кредит килешүләре буенча түләүләрне кичектереп тора алалар. Кичектерү 2022 елның 1 июленә кадәр ике елга һәм аннан да соңга калмыйча биреләчәк.
Кичектереп түләү алу өчен мондый гражданинның пенсиядән тыш башка керемнәре, шулай ук аның милкендә яшәгән урыннан тыш башка күчемсез милке булырга тиеш түгел.

Кичектерелү ай саен бурычны тигез өлешләр белән каплауны күздә тота, түләүләр графигын бозган очракта ул гамәлдән чыгарыла һәм алга таба ул гомуми тәртиптә башкарыла.
Кичектерелгән вакытка бурычлыларга поручитель булу, гарантияләр бирү һәм үз мөлкәтен сату яки читләштерү; юридик затларга дивидендлар түләү һәм эмиссион кыйммәтле кәгазьләр буенча башка түләүләр башкару, гамәлгә куючылар арасында табыш бүлү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев