Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсионерлардан 5000 сум тотып калачаклар

Мөһим үзгәрешләр инде киләсе айда ук бурычлы пенсионерларга кагылачак.

Билгеле бер гражданнар өчен бурычларны түләү тәртибе белән бәйле яңалыклар һәм фикер алышулар шактый булды. Нәтиҗәдә, Югары суд аның яңа кагыйдәләрен билгеләде.
Бу карар җитди әһәмияткә ия, чөнки аның нәтиҗәсендә киләсе айдан приставлар тотып калуларны башкача башкарачак.
Моңа кадәр бурычлы кешеләрнең пенсияләреннән гомуми сумманың 50%ын тотып калалар иде. Хәзер исәп-хисап счетында акча, тотып калганнан соң, яшәү минимумына тигез булырга тиеш. Сүз 13 793 сум турында бара.
Мәсәлән, барлык индексацияләрне исәпкә алып, уртача статистик пенсионерның тотып калынган акчасына якынча исәп-хисап ясап карыйк. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, июнь аенда үткәрелгән индексация нигезендә пенсиянең уртача күләме 19 360 сум тәшкил итәргә мөмкин.
Әлеге суммадан без эшкә яраклы халык өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләмен, ягъни 13 793 сумны алабыз. Нәтиҗәдә, приставлар бурыч өчен тотып кала ала торган сумма 5567не генә тәшкил итә.
Шулай итеп, вәзгыять үзгәрә. Акчаны тотып калу суммасы көннән-көн кими, димәк, киләчәктә пенсионерларны кредитлауда кыенлыклар туарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев