Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Патриотлыкка яңа караш белән

20 февральдә Республикабыз башкаласында “Замана яшьләренең гражданлык охшашлыгы: белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар потенциалы” Өлкәара мәгариф форумы узды. Һәм шул ук көнне “Патриот” спорт-ватанпарвәрлек һәм яшьләрне хәрби хезмәткәчә әзерләү үзәгендә кадетлар арасында, сугыш ветераннарның (инвалидларның) “Татарстан Республикасы ветераннар Союзы” иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына, хәрби-практик спорт төрләре буенча Республика Спартакиадасын ачу тантанасы булды.

Әлеге Форумны ТРның “ДОСААФ” иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе һәм “Социаль-гуманитар белем бирү үзәге” оештырды. Анда иҗтимагый һәм белем бирү потенциалын кулланып, замана яшьләрендә ватанпарвәрлек һәм гражданлыкның формалашуына бәйле киңкырлы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм тикшерү барды. Форумда катнашучылар, мондый чараларның кирәклеген ассызыклады, чөнки ул гомумбелем бирү мәктәпләре педагогларына, иҗтимагый оешма җитәкчеләренә һөнәри һәм шәхси яктан үсәргә ярдәм итә.

-Безнең бүгенге максат – иҗтимагый һәм мәгариф оешмаларының ватанпарвәрлек тәрбияләүнең уртак яңа моделен эшкәртү, яшьләрне армия сафларында хезмәт итәргә әзерләү буенча инновацион тәҗрибә уйлап табу һәм гамәлгә тарату, заманча дәүләт мәгариф сәясәтенә җавап бирерлек һәм белем бирүнең яңа сыйфат нәтиҗәләренә ирешерлек тәрбия практикасы һәм гражданлык белем буенча фикер алышу, - дип ассызыклады үз чыгышында ТР ДОСААФ идарәсе рәисе Дамир Динниулов.

Чыгышларны һәм тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, Форумда катнашучылар бертавыштан, патриотларча тәрбия мәсьәләләренә багышланган уку һәм дәрестәнтыш шөгыльләнү тематикасын киңәйтергә, төрле дәрәҗәдәге мәгариф учрежденияләре белән иҗтимагый оешмаларның бу юнәлештә эшчәнлек буенча бердәм көч куярга тиешлеге белән килеште.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев