Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Патриотик тәрбия – бакчадан ук

Балалар бакчаларында бик күп бәйрәмнәр үткәрелә, ә менә бер бәйрәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә аерым роль уйный. Бу – Россия көне, Ватаныбыз көне. Туган ил нәрсәдән башлана? Әлбәттә, гаиләдән!

– Туган ил – туганнар, гаилә – менә алар, иң мөһим сүзләр! Гаиләгә, туган якка, яшәгән шәһәренә, авылына мәхәббәт һәр кешенең күңелендә һәм кечкенәдән сеңдерелә. Балалар Россия Федерациясе гимнын, «Росиночка – Россия» җырын җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Ә балаларга кунакка безнең тәрбияләнүчебез Каюмов Илназның әтисе, Ватаныбызның чын патриоты Илшат Идвартович килде. Ул хәзер махсус хәрби операциядә катнаша, «Алга» батальонында элемтәче булып хезмәт итә. Ялга кайткан. Ул балаларга туган илнең бер генә булуын, аны яратырга кирәклеген әйтте.
 

 «Сезнең бурыч – яхшы уку, өлкәннәрне тыңлау. Ә без Ватаныбызны яклаячакбыз», – диде ул.
 

Илназ үз әтисе белән горурлана. Ә без аңа тизрәк туган якларына җиңү белән кайтуын телибез!
Патриотик тәрбия балалар бакчасында бик катлау­лы юнәлеш. «Патриотизм» төшенчәсен менә шундый ачык мисаллар белән бирергә мөмкин, мәсәлән, Илназның әтисе үрнәгендә! – диләр, Яшел Үзәннең 23нче «Алтын башак» балалар бакчасы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев