Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Парламентарийлар Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслаячак һәм вице-премьерларны килештерәчәк

Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидатураларны депутатлар республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында караячак.

Казанда бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.

16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышы көн тәртибенә бары тик ике мәсьәлә кертелде - ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм ТР Президентының республика вице-премьерларын билгеләү буенча тәкъдимнәрен килештерү турында.

«Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак», - диде республика парламенты секретаре Лилия Маврина.

Утырышка кадәр Татарстан Президенты вазыйфасына керешү тантанасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X