Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Парктан 19 багана һәм яктырткыч урлаганнар

Яшәгән шәһәрең никадәр матуррак һәм төзегрәк булса, шуның кадәр үзебезгә дә күңелле була да бит.

Әмма үз мәнфәгатен генә кайгыртып, шәһәр бюджетына зыян китереп йөрүчеләр дә җитәрлек әле бездә. Менә шулай Ленин урамының 62нче йорты янындагы парктан 19 багананы, Горький исемендәге мәдәният үзәге бинасы янындагы парк зонасыннан яктырт­кычны  урлаганнар. Нәтиҗәдә шәһәр башкарма комитетына беренчесеннән – 41800 сумлык, ә икенчесеннән 15169 сумлык зыян китерелгән.  Мондый зыян салып йөрүчеләр һич кенә дә тотылмый калмас.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев