Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пандемияне күмәк вакцина ясату гына җиңәчәк

2019 елның декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә беренче тапкыр теркәлгән SARS-CoV-2 вирусыннан барлыкка килгән йогышлы авыруының агымдагы пандемиясе миллионлаган кешене зарарлады.

Эпидемия Россияне дә читләтеп үтмәде. 2020 елның 31 гыйнварында РФ территориясендә беренче авырулар ачыкланды.

Бүгенге көндә безнең илдә 85 төбәктә коронавирусның 5 409 088 очрагы ачыкланган. Бу чорда 132 064 үлем очрагы теркәлгән, бу – 2,44% һәм 4 929 639 кеше сәламәтләнеп, ул 91,14% тәшкил итә. Моңа инфекциядән саклау буенча чикләү чараларын үтәмәү, шулай ук март- апрель башында Россиядә барлыкка килгән яңа «Һинд» штаммы («дельта») да ярдәм иткән. Ул ашказаны-эчәк тракты органнарын зарарлый һәм кул-аяк кан тамырларының микро тромбозын ешрак китереп чыгара.

Билгеле булганча, вакцинация – йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы, халыкның 70%тан да ким булмаган өлешенә вакцинация үткәрү коллектив иммунитет булдырырга һәм COVID-19 пандемиясен җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.

Россиядә 18 гыйнвардан үзебездә ясалган вакцина белән масштаб лы вакцинация бара. 2021 елның 15 июнендә Мәскәүнең баш санитар табибы коронавирустан мәҗбүри вакцинация керткәч, бу үрнәккә берничә төбәк тә кушылган.

Гамалея исемендәге үзәк директоры урынбасары Денис Логунов «Спутник V» вакцинасының Һиндстанның COVID-19 штаммына каршы нәтиҗәлелеге 2,6 тапкырга кимүен хәбәр итә. Белгеч фикеренчә, бу сан күп түгел.

– Без «дельта» штаммына карата сыворотка ак тивлыгының аз гына кимүен күрәбез, – дип аңлата Денис Логунов.

Шул ук вакытта ул чит ил вакциналарының нәтиҗәлелегенең 3тән 5 тап кырга кадәр кимүен билгеләп үтә.
Шулай ук Логунов безнең илдә вакцинацияләнгән гражданнар санының аз булуы сәбәпле, вируска мутацияләнү өчен барлык шартлар тудырылганын да ассызыклый: –Бездә вируслар эволюциясе өчен бик зур буфер зонасы бар, анда вариантлар сайланырга һәм алар аз күләмдә вакцинацияләнгән кешеләргә күчәргә һәм вируслар эволюциясе өчен идеаль шартлар тудырылырга мөмкин.

Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ), прививка ясар алдыннан антитәнчекләрне тикшерергә кирәкме, дигән сорауга җавап бирә.
Россиядә ВОЗның рәсми вәкиле Мелита Вуйнович, организмда антитәнчекләр булу яки булмау COVID-19 вакцинациясе турындагы карарларга йогынты ясарга тиеш түгел, дип белдерә. Бу хакта Лента. Ру. хәбәр итә.

Белгеч сүзләренә караганда, түләүле үзәкләрдә ясалган тест организмда вируска нейтральләштерелгән антитәнчекләрнең бармы-юкмы икәнлеген төгәл билгеләргә сәләтле түгел. «Иммунитетны бәяләү катлаулы бурыч булып тора һәм төрле фәнни дәрәҗәдәге гади булмаган лабораторияләр булуны таләп итә, – дип өсти Вуйнович. – Антитәнчекләргә тест үткәрү, беренче чиратта, гражданнар тарафыннан вакцинация турында карар кабул итү өчен түгел, ә фәнни максатлар өчен билгеләнгән».

Вуйнович фикеренчә, кешелек пандемияне 2021 елда ук туктатырга сәләтле.
Шул ук вакытта ул коронавирусның яңа штаммын хәтта ачык һавада да эләктерергә мөмкин, дип кисәтә, узган ел, мәсәлән, авыру йоктыру өчен йөзгә йөз ярты сәгать сөйләшеп торырга кирәк булган.
Белгеч хәзерге вакытта зарарланган кеше яныннан битлексез узу да җитә, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев