Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Озын гомерле булыгыз!»

Абунәчеләребез арасында 10 кг шикәр комы откан Гөлсинә Сираҗетдинова Акъегеттән хәтле үзе килеп йөрмәгән, авыр бүләкне алырга кызы Гөлназны җибәргән.

Гөлсинә апа гомере буе фермада хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан. Таралганчы –колхозда сыер сауган, бозаулар караган, аннары «Кызыл Шәрыкъ»тә эшләгән.
– Сыер савучылар арасында уздырылган районкүләм бәйгеләрдә беренчелекне алып бүләкләр белән кайта иде, әмма болай уйламаган-көтмәгәндә отканы булмады. «Яшел Үзән»не гел алдырдылар, квитанцияне дә беренче генә җибәрүләре түгел. Менә быел бәхет елмайды! Укучыларыгызны шулай шатландырганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Әни бик куанды, бүләк алу бик күңелле бит ул. Газета озын гомерле булсын, алдагы бик күп елларда да һәр йортка шулай сөенеч китерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев