Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өй корган уңар, өйсез кеше туңар яки үз түреңдә үзең түрә

Яке якларына баргач, күңелләр күтәрелә. Бөтен җирлекләрдә, диярлек, авыллар картаюга бара, ә биредә киресенчә – үсә, яшәрә, яңа йортлар калка.

Әнә, Каратмәнгә керү юлында ук ике катлы тагын бер өй «үсеп» чыккан. Аны «Авыл җирендә яшәүче яшь белгечләр» республика программасы буенча Дамирә белән Динар Гатауллиннар сала икән.

Яңа нигезләрдә яки буш торган хуҗасыз урыннарда тормыш уяну – кешеләр күңеленә дә шатлык бирә, авылның киләчәгенә өмет уята. Бәхет һәм җиңеллек эзләп шәһәргә китми калган егетләр күп түгел шул хәзер, ә «аяктан галуш, өстән пычрак халат, баштан яулык төшмәгән күңелле тормыш» итәргә атлыгып торучы кызлар тагын да азрак. Әмма, бар. Һәм анда тормыш та күптән элеккеге кебек түгел, калага «сызучыларның» борыннарына чиертерлек итеп яшиләр хәзер.

Динар белән Дамирәнең гаилә корып, Гатауллиннарның төп нигезендә – Динарның әти-әнисе Фәргать абый һәм Кадрия апа белән гомер итүләренә 14 ел булган. Йортка ямь өстәп бер-бер артлы өч балалары туган.

Дамирә Мамадыш районыннан. Үзе туып-үскән авылыннан Казанга киткән кызга Яшел Үзән якларында төпләнергә язган булган, күрәсең. Язмышта язылганнан узып та, үзгәртеп тә булмый, дигәннәре дә дөрестер. Насыйп яры белән кавыштыруның бормалы-сырмалы юллары алдан билгеләнгәндер. Башкала Дамирәне нәкъ менә Каратмән кызы белән дуслаштыра. Яшь чакта шулай иде бит инде, бер-беребезгә кунакка кайтыша идек. Гадәттә, кунак кызларын авылның үткен, асыл егетләре озата...

Алар озак йөрешеп, вакыт әрәм итеп тормый, танышуларына ярты ел тирәсе булгач, өйләнешәләр дә.

«Мин Казанда эшли идем, декрет ялына чык канчы шунда эшләвемне дәвам иттем, атнага бер ялга кайтып йөрим, әй, сагыныша идек», – дип, «тәмле» чакларны көлеп искә ала Дамирә.

– Динар шәһәргә китмәгән, төп йортта калган, минем дә шәһәрдә торасым килмәде. Каенатам белән каенанам бик ачык күңелле, яхшы кешеләр, Динарны да чын ир-егет итеп тәрбияләгәннәр, кулыннан килмәгән эше юк. Бик тырыш гаилә. Бездә хатын-кыз, ир-ат эше юк – барысын да бергәләшеп башкарабыз, – ди Дамирә. – Инде үзебезнең үрнәктә балаларыбызны – улыбыз һәм ике кызыбызны да шулай өйрәтәбез. Егетләр, кызлар кебек үк ашарга да пешерә, керен дә, идән дә юа белергә тиеш. Тормыш иткәндә үзләренә уңай була бит инде ул, кулыңнан бөтен эш килгәч. Кечкенәдән кул арасына кергән, эш мәлен өйрәнеп үскән кеше беркайчан да югалып калмый ул.

Барлык ата-аналар да шулай уйласа иде. Хәзер бит балаларны хезмәткә өйрәтүгә каршылар күбрәк, мәктәптә сыйныф бүлмәсен җыештырган өчен дә шикаять язалар. Шундыйлар, чагыштыру өчен, сугыш чоры балаларын исенә төшерсен иде. Берсе дә сынмаган һәм күпчелеге тирән картлыкларында да хәрәкәттә.
 

(Язма тулысынча газетабызның 79нчы санында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев