Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Отпуск вакытында больничный ничек түләнә? (Сорау-җавап)

– 1-14 сентябрьдә түләүле отпускам вакытында балам авырып китү сәбәпле больничный алдым. Улым 20 сентябрьгә кадәр авырды. Җитәкчем больничный көннәре хисабына отпускамны озайтмады. Алай гына да түгел, отпуск көннәренә туры килгән больничный өчен түләмәде дә. Ул хаклымы?

– Ел саен бирелә торган түләүле отпуск, хезмәткәр ял вакытында авырган очракта, аның теләге белән озайтыла яки башка вакытка күчерелә. (РФ Хезмәт кодексы, 124 маддә). Ассызыклыйбыз: хезмәткәр шәхсән үзе авырганда гына.
Моннан тыш, сезнең чираттагы түләүле яки түләүсез ялыгыз вакытында авырган гаилә әгъзаларын караган өчен больничный кәгазе бирелми. Кулыгызда бюллетень булуына карамастан, ул сезнең ялыгызны озайтуга йогынты ясый алмый. Җитәкчегез закон нигезендә эш иткән. Ул сезгә бары 15-20 сентябрь көннәре өчен генә түләргә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: