Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өстәмә түләү күләме үзгәрде

Страховой пенсияләрне  индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга  түләүләрне 7,05 процентка арттырды.

Әмма пенсиясенә федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) алучылар аны сизмәде, чөнки ФСДның үзенең күләме киметелгән иде.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү – ул яшәгән төбәктә пенсионерның матди кереме яшәү минимумыннан ким булганда билгеләнә торган өстәмә түләү ул. Татарстан Республикасында 2019 елда ФСД исәпләү өчен пенсионерның яшәү минимумы 8 232 сум күләмендә билгеләнгән. 
Эшләмәүче пенсионерга матди тәэмин итү күләмен исәпләгәндә, Пенсия фондыннан һәм социаль яклау органнарыннан бирелә торган бөтен түләүләр дә исәпкә алына. Моңа пенсия, акчалата социаль хезмәт җыелмасын исәпкә алып бирелә торган ай саен түләү, өстәмә матди тәэмин итү һәм шулай ук җирле үзидарә органнары биргән акчалата социаль ярдәм чаралары керә.
Социаль яклау чараларына, шулай ук, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча компенсация, җәмәгать транспортында йөргән өчен  акча эквивалентын  кертергә була. Әгәр югарыда санап кителгән түләүләр  8 232 сумнан кимрәк килеп чыга икән, ул вакытта пенсионерга  яшәү минимумы белән   матди ярдәм арасындагы аерма күләмендә ФСД билгеләнә.
Мәсәлән, 2018 елның 1 декаб­ренә эшләмәүче пенсионерның страховой пенсиясе - 6 220 сум һәм социаль яклау линиясе буенча - 466 сум.  Нәтиҗәдә  эшләмәүче пенсионерның матди тәэмин итү суммасы  6 220 сум + 466 сум = 6 686 сум тәшкил итеп, ул республика пенсионерының яшәү минимумыннан кимрәк. Шуңа күрә Пенсия фонды  ФСД күләмен түбәндәгечә билгели: 8 232 сум – 6 686 сум = 1 546 сум.  Нәтиҗәдә 2018 елның декабрендә  бу кеше 6 220 сум (пенсия) +1 546 сум (ФСД) = барлыгы 7 766 сум алды. 
Мөһим! Пенсионерны матди тәэмин итүгә кергән теләсә кайсы түләүнең артуы ФСД күләмен яңадан исәпләүгә һәм киметүгә китерә.
Шулай итеп, 2019 елның 1 гыйнварыннан страховой пенсияне (ул 2018 елның 1 декабренә 6 220 сум күләмендә билгеләнгән)  индексацияләгәндә аның күләме 6 658 сум тәшкил итә (6 2201 сум х 1,0705 = 6 658 сум 51 тиен). Шуны да истә тотыйк: социаль яклау линиясе буенча  бирелә торган түләү 2019 елда 486 сумга кадәр артты.  Пенсионерны матди тәэмин итүнең гомуми суммасы 6 658 сум + 486 сум = 7 144 сум тәшкил итә. Шуңа ярашлы рәвештә ФСД яңадан исәпләнә: 8 232 сум – 7 144 сум = 1 088 сум.
2019 елның гыйнварында ул түбәндәгечә килеп чыга: 6 658 сум (индексацияләнгән пенсия) + 1 088 сум (ФСД) =  барлыгы 7 746 сум.  
Шуңа игътибар итик, федераль социаль өстәмә түләү алучылар өчен пенсия арту  ФСДны яңадан исәпләүгә (кимүгә) китереп, нәтиҗәдә, кагыйдә буларак, пенсионерны матди тәэмин итү күләме  үзгәрми яисә арта, әмма күпкә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев