Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өстәлгә нәрсә куярга?

​​​​​​​Кытай йолдызнамәсен аңлаучы белгечләр, Дуңгызны күп һәм бөтен нәрсәне дә ашый торган хайван дип әйтәләр.

Шуңа күрә өстәл күп төрле ризыкларга бай булырга тиеш. Анда, һичшиксез, яшел үләннәргә дә урын бирелсен.  Чучка сыр ярата, өстәл уртасына сыр туралган тарелканы куегыз. Ул, шулай ук, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән дә бик теләп сыйлана. Кызыл, куе сары тәмнүшкәләр: әфлисун, җиләк, кишер, татлы борыч, помидор өстәлегезнең бизәге булып торсын. Ә инде алардан тәмле кабымлыклар, десертлар әзерләсәгез тагын да шәп!

Итле ризыклардан, пешерелгән тавык, сыер, сарык һәм куян ите куегыз. Теләсә нәрсә, тик чучка гына булмасын! Ит янына җаныгыз теләгәнчә пешерелгән бәрәңге кирәк. Дуңгыз авыл җирлеге хайваны, шуңа күрә кайнар ризык буларак авылча пешерелгәне дә бик ярап куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новый год праздничный стол новогодний стол