Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновода универсаль спорт залын ноябрьдә тапшырырга ниятлиләр

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново авылында универсаль спорт залын төзү барышын тикшерде.

Хәзерге вакытта объектта төзелеш-монтаж эшләре, инженер-техник тәэмин итү буенча тышкы һәм эчке челтәрләр, территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла.
Проект нигезендә яңа универсаль спорт залында массакүләм спорт төрләре - баскетбол, волейбол, мини-футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеге каралган. Бинада чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, тренажерлар өчен мәйданчыклар бар. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 12025 кв.метр тәшкил итә.

Киләсе этапта, тикшерүне искәрмәләрсез уздырганда, объектка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан бәяләмә биреләчәк. Монда реконструкцияләнгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектын энергетика ресурслары (ЗОС) кулланыла торган исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү таләпләренә туры килүе исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев