Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновода «Безнең ишегалды» программасы эшли башлады

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Осиновода быел 24 ишегалды төзекләндереләчәк.

Милли проектлар
Аның барышы белән район җитәкчесе Михаил Афанасьев танышты. Калган ишегаллары 2024 елга кадәр ремонтланачак. Программаны гамәлгә ашыру 5 елга исәпләнгән.

– Безнең ишегалдында бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Хәзер инде барысын да асфальтладылар, тротуарлар ясадылар – бу безнең өчен шатлык, – дип каршы алдылар район җитәкчесен Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 9нчы йорт ишегалдында.

Күрше ишегалдында шун дый ук хәл. Анда асфальт җәелгән, халык канәгать. Барлык эшләр вакытында башкарыла. Тротуар салганнан һәм юл өс лек ләрен ремонтлаганнан соң, төзүчеләр ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә керешәчәк. Халык үз чиратында булдыра алганча ярдәм күрсәтергә, үз ишегалларына чәчәкләр, куаклар һәм агачлар утыртырга әзер.

Шулай ук, район җитәкчесе яңа спорт залы төзелешен карады. Файдалануга тапшырылганнан соң, монда мини-футбол, баскетбол, волейбол, зур теннис, бокс буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла, тренажёрлар урнаштырылачак. Зал Осиново спорт тормышы үзәге булырга вәгъдә итә.

Новониколаевка бис тәсендә Михаил Афанасьев яңа төзелүче «Умка» балалар бакчасында булды, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең әзерлеген югары бәяләде. Хәзер монда бизәкләү эшләре алып барыла. Республика көненә балалар бакчасын ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев