Осиновода 41 яшьлек иргә билгесез затлар пычак кадаганнар
Эчке эшләр бүлегендә 31 җинаять теркәлгән.
Шуларның 24е – шәһәрдә, 7се районда булган. 10 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 12 урлау, 14 мошенниклык булган.
Осиновода кич белән бер йорт янында 41 яшьлек иргә ике билгесез кеше һөҗүм ясаган һәм корсагына пычак кадаган. Җәрәхәтләнгән ир госпитализацияләнгән.
Комаров урамындагы кибеттән 1821 сумлык товар урлап алып чыкканда 35 яшьлек васильеволы тоткарланган.
Осиновоның Радужная урамындагы кибеттән билгесез зат 33998 сумлык товар урлаган.
Әйшәдә яшәүче 79 яшьлек хатын-кыз, инвестицияләү юлы белән өстәмә акча эшләүне тәкъдим иткән билгесез затка ышануы аркасында, 1360000 сум акчасын югалткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев